Ирек Габдрахманов 💗 Вәт китте бит замана! Анфира Миргалимова шигыре

Яңа көн туды дусларым яңа Атнаның башы Иң авыр көн диләр күпләр Ә җиңел аның кайсы? Һәр көн иртүк шулай ук син Җыенасың эшеңә. Чыгып чабасың карамый Нинди булса да көнгә. Әле менә шәп бураннар Булды безнең Чаллыда. Хәтта бер машина баткан Трамвай юлларында Нишләсеннәр, пассажирлар Эшкә барырга кирәк. Саклап утырып булмый бит Нидер эшләргә кирәк! Дәррәү килеп, бер сүздән Чыктылар җыйнаулашып. Бер дигәндә машинаны Бәрделәр юлдан атып. “Күмәк көч тау күчерә!“- дип, Юкка гына әйтмиләр. Тау күчермәдек, анысы “Бергәлектә-көч!“- диләр! Юл ачылды, менә тәртип Элгерәбез эшкә дә. Әллә ни зур эш тә түгел Ну, рәхәт бит, күңелгә! Әй, хәзер тормыш рәхәт Таң ата да, кич була... Көне буе интернетта Утырып гомер уза.. Элек нишләдек икән? Иртәдән кичкә кадәр? Биш минут та торалмыйбыз Инет булмаса әгәр... Бер- беребезнен хәлне Беләбез инет аша... Бар да яхшы булса, инде Күңелдә хисләр таша. Дөньядагы яңалыкны Беләбез тик шуңардан. Бала-чага, үзебез дә Айрылмыйбыз, аңардан! Саф һавага чыгу кая? Мең сәбәп без табабыз. Кашык тотарга вакыт юк Кул белән дә кабабыз. Бетте инде волейболлар Футболлар да һәм кросслар. Аларның нәрсә икәнен Белми ич күп балалар. Аннан инде зарланабыз Ник чирли бу бала дип. Йөгерәбез больницага Дәвалагыз, безне дип. Экология начар дип Аны да гаеплибез. Без тәртипле, тик читтән Гаеплене эзлибез. Кайвакытта шундый кызык Көләсең син, шаркылдап🤣 Теле дә юк, тәпи дә юк... Но, утыра шапылдап! Күз дә иярми кулына. Карап исең китәрлек. Эзли кирәк мультикны ул Түземлеге җитәрлек. Анда баса, монда баса Ялт-йолт кына күзләре. Рәсеменнән тапмаса ул Эзли таныш сүзләрен. Вәт, иптәшләр, менә шундый Заманага җиттек без. Алдагысын белер Аллаһ Без белмибез үзебез. Автор Анфира Миргалимова
Back to Top