Видеопрезентация. Юбилей 20 лет Кукморского мэдрэсэ.

“12 декабрь көнне Кукмара мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы юбилей кичәсе булды. Әлеге чара шәкертләр, мөгаллимнәр катнашында Кукмара мәдәният йортында узды. Уку йортын күркәм юбилее белән тәбрикләргә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин, хакимият вәкилләре, Татарстанның башка мәдрәсә җитәкчеләре, мөгаллимнәр, язучылар, кунаклар – барлыгы биш йөзләп кеше килде. Әлеге чарада мәдрәсә шәкертләре төрле номерлар белән чыгыш ясады: кемдер сәхнә күренешләрендә катнашты, кемдер мөнәҗәтләр башкарды, кемдер вәгазь сөйләде. Шулай ук мөгаллимнәр, төрле елларда укып чыккан шәкертләр тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.“ Ришат Курамшин ( ). Кукмара мәдрәсә директоры.
Back to Top