ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН,КЫЗЫМ-СИРИНӘМ!!!

Сөекле кызым-Сиринәм! Февральнең салкын карлары да, Сиңа җылы назлар сипсеннәр. Туган көннәреңдә һәр ел саен, Йолдыз чаткылары үпсеннәр! Бүгенгедәй гел елмаеп яшә, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар Изгелекләр булып әйләнсен. Бәхеткәең охшаш булсын кызым, Яңа яуган ап-ак карларга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә, Туган көнең белән котларга. Кадер-хөрмәт сиңа насыйп булсын, Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең, Кияү белән бергә озак-озак Шаулап үтсен гомер көзләрең! Котлы булсын,кызым,утыз яшең
Back to Top