Җомга вәгазе. Тема: “Иман баганалары”.

Имам – Раил хәзрәт Әхмәтов. Гарәп телендә «иман» сүзе «ышану» дигәнне аңлата. Ышану ул дөньялыкта барлык кыйммәтләрдән дә кыйммәтле һәм бик кадерле нәрсә булып тора. Чын күңелдән ышану белән чагыштырганда, җир йөзенең байлыклары ком бөртеге генә. Иман - мәңгелек дөньяда коткарылуга ачкыч ул. Иман ул - Аллаһыга ышану хисе. Ислам галимнәре белдерүе буенча, Аллаһыга ышаныр өчен һәр кешегә өч нәрсә сәбәп булып тора: 1. Һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһыны тою хисе (фитри иман). Галимнәр аңлатулары бу
Back to Top