Риназ - Сине сайладым

Дуслар, сезнең игътибарга уземнең җырга бер клип тэкъдим итәсе килә.Кыска гына тарихын сойләп китим эле. 2017 елда җәйге отпускта без хатын белән беренче тапкыр ял итергә бардык Крымга, бу безнең узебезчә «Медовый месяц» булды инде. Отельга килгәч, бүлмәдә киемнәрне бушата башладык. Чемоданда фотокамера килеп чыкты. Мин хатыннан сорыйм: «Нәрсәгә бу дип»? Əйттем бит фотокамера алма дип, рәхәтләнеп ял итәбез дип. Хатын әйтә: Килгән, килгән, клип тошерәбез ди. Шуннан соң урыслар әйтмешли приятное с полезным совмещать итеп клип тошердек, бу узебез очен генә иде, бер нинди профессиональный клип тугел, ләкин шәп килеп чыкты. Узе бер истәлек! Сезнең белән дә уртаклашасы килде! Рәхим итеп карагыз!!!
Back to Top