Яңа электрон көндәлек

Мәктәпләрдә өченче чиректән яңартылган көндәлекләр кулланыла башлады. Декабрь азагында укытучылар: “Яңа чиректән яңартылган көндәлек белән эшли башлавыбыз мөмкин”, – дип, видеодәресләргә сылтамалар җибәргәләде. Тик аңа берәү дә игътибар итмәде шикелле. Теркәлербез әле, дигән идек тә, тик барысы да без уйлаганча җайлы түгел икән шул. Күпчелек системага теркәлә алмый интекте. Яңа ел, яңа чирек башлану белән бөтен әти-әнинең башын бер уй биләп алды. “Моя школа” дигән яңартылган көндәлеккә баланы ничек итеп теркәп, шул электрон көндәлекне ничек итеп эшли торган итәргә?! Мәктәпләр бу яңалыкны ничек кабул итте?
Back to Top