Солдат хаты!!! Рзл Минаев. Укый лфия Габдулкабирова

Письмо солдата!!! Рузаль Мингазов. Читает Альфия Габдулкабирова. Солдат хаты!!! Рүзәл Минһаҗев. Укый Әлфия Габдулкабирова Солдат хаты!!! Үз аягым белән кайтсам әгәр, Сөйләр идем тормыш серләрен... Бәйләп сөйләр өчен, җитмәс сүзләр, Китапларга сыймас - күргәнем... Уттай янып,ихтыярны табып, Сагнуларга ничек түзгәнем... “Бер кайтырбыз“-дигән өметемне, Ничә ялгап, ничә өзгәнем... Туган туфрагыма кайтып аусам, Кагар идем - күңел тузанын... Гомер бакый бер дә күрешмәгән, Мин сагындым сине - туганым... Үзәк өзгеч җилләр озак исте, Карсыз булды быел кышларым... Сабыеннан өзеп алып безгә, Икмәк алып килде - дусларым... Бу мизгелләр бүтән кабатланмас, Матур тормыш, безгә - кирәк тә... Күңелемдә калыр - күргәннәрем, Тик тирәндә калыр - йөрәктә... Рүзәл Минһаҗев
Back to Top