Фәнис Җиһанша
Мин сиңа шигырьләр укый идем кичен.
Чынаякта карлыган тәмле чәй.
Утлы багана җирне карга күмә...
Җәелгән кочагың тулы җәй.
Син көлә идең минем рифмалардан,
“Мәгънәсез” дия идең күбесен.
Хисләр мәгънәсез буламыни, җаным?
Түгелә икән инде, түгелсен.
Һәрбер хисем рифма төсен ала,
Һәр юлыма икенчесе иптәш.
Син һәрвакыт минем шигыремә елмай,
Син һәрвакыт “җаным” диеп эндәш.
Синең белән миңа картлыкта да
Шигырьләрдән яхшы кәеф иңсен.
Җыерчыклы кулың билне кочакласын,
Чәй таратсын карлыган хуш исен.