УКЫТУЧЫЛАР КАЗАНДА

Яңа уку елы башланыр алдыннан Ульяновск өлкәсенең бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары республикабыз башкаласы Казанда сәяхәттә булып киттеләр. Әлеге чара “Остазлар һәм укытучылар елы” кысаларында оештырылганлыктан, делегация составында яшь укытучылар белән бергә, бүген лаеклы ялдагы мәгариф ветераннары да бар иде. Башлыча авыл, районнардан килгән мөгаллимәләр Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очраштылар, Татарстанның яңартылган милли китапханәсе эшчәнлеге белән таныштылар, “Татар китабы йортында” һәм татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның музей фатирында булдылар...Боларның барысы хакында да Рамис Сафин тәсфилләп сөйләр.
Back to Top