Juna — ul jyr (Live)

Альбом «afsen»: Juna: Новый фолк: Yummy Music: Ул жыр сине эзләп табар әле, Синең эздән барыр, бикфорд бавындагы ут кебек. Бер җылатыр әле, сулкылдарсың — үз капкасын тапмый бәргәләнгән, тәгәрәгән мескен туп кебек! Ул ут барыр янып синең эздән, — Кит офыкка, хет аш болытка. Яшен уты кебек гөлтләп янар, күк чакмасын чагып, төнен табар, Ялкын булып тамар: «Онытма! Онытма!...» А, ул сине бер уятыр әле, мең уйлатыр әле яңадан. Үкенечле моңым бар аңарда, — куңел яраларын дәваларга табылмас шул, булмас дәвалар! Мин бу җырны сиңа атап юллыйм, бер сагынсын диеп Киләчәк. Ник тыңладым, диеп, үкенерсең, бер күрерсең әле, бер күрерсең, — Ул киләчәк сиңа киләчәк!.. Күк астына аны җибәрәм мин, болытларга, атылып сайрар тургай янына. Комач усак итеп кабызам аны икәү йөргән Мирәт тавында! Әфсен итеп Мин җибәрәм аны, — суга — балык, күккә — кош итеп. Ул җыр сине эзләп табар әле, — тавышыңнан танып, ишетеп... Ул сагынып тәрәзәңә килер, Эңгер төшкәч, Зәңгәр кич җитеп. Ул җыр сине эзләп табар әле, — бер янарсың зәңгәр ялкында! Бик ерак та түгел, бик якын да — Ул җыр...Ул җыр... Синең хакыңда... Роберт Әхмәтҗанов
Back to Top