Казанда И. Шакировны, Ә. Авзалованы, Ш. Мәрҗанине һәм Г. Тукайны искә алдылар

Татар халкының легендар җырчылары Илһам Шакировны һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләренә зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салу чарасы узды. Әлфия апаның - туган, ә Илһам аганың вафат булган көннәре... Бүген күренекле дин галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани туган көн. Чарада катнашучылар шулай ук Ш. Мәрҗани һәм Г. Тукай каберләре янында булып, алар рухына да дога кылдылар. Чараны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды.
Back to Top