Хсин Физхан шхесен багышланган видеосюжет. ТНВ телеканалы

#ислам #фәизхан #думрф “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадикомпаниясенең “Татарлар” телевизион тапшыруында бөек татар мәгърифәтчесе Хөсәин Фәизханның шәхесенә багышланган видеосюжет эфирга бирелде. Аның авторы Эльвира Хөснетдинова «Хөсәин Фәизханов. Хакыйкатькә тугрылык» дип исемләнгән күргәзмәнең тантаналы ачылышында булып, анда катнашкан мәртәбәле белгечләрдән интервью алган. Әлеге күргәзмә 2023 нче елның 18 нче маенда Казан (Идел буе) федераль университетының “Казан университеты тарихы” музеенда ачылган иде. Ул галимнең тууына 200 ел тулуга багышланды. «Хакыйкатькә тугрылык» күргәзмәсе 4 нче июньгә кадәр эшләде. Анда Хөсәин Фәизханның хезмәтләре, аның турындагы хезмәтләр, “Мәдинә” нәшрият йорты коллекциясендә сакланучы хәзерге заман рәссамнары ясаган портретлары һәм башка иҗади эшләр куелды. Күргәзмә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Мәдинә” нәшрият йорты белән берлектә оештырылды. #хөсәинфәизхан #хусаинфаизхан #хусаинфаизханов #хөсәенфәезханов #фәизханов #исламвроссии #200летхусаинуфаизханову #коран #священныйкоран #твнтатарча #кфу #хөсәинфәзханның200еллыгы #мусульмане #мусульманероссии #казан #казань #нижгартатарлары #сафаджай #сафаҗай
Back to Top