Кич Саба урта мктбенд Мин яратам сине, Россия хрби-патриотик фестивалене гала-концерты тте.

Кичә Саба урта мәктәбендә “Мин яратам сине, Россия“ хәрби-патриотик фестиваленең гала-концерты үтте. Төрле номинациядә җиңүче балалар сугыш, патриотизм темасына кагылган җырлар, биюләр башкарды. Балалар иҗат үзәге директоры Регина Галимова номинация җиңүчеләрен тәбрикләде. “Беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, фестивальгә 60лап заявка кабул ителде. Һәрбер катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Киләсе елларга катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр, диеп ышанып калабыз“, - диде ул.
Back to Top