Уйна баянда, кушылып җырлыйм

Ямьле яз көннәренең бересендә, 2019 елның 4 май кичәсендә, Чишмә-Үрәкәй авылы мәдәният йорты эшчәннәре җитәкчелегендәге авылыбызның талантлы яшьле-картлы бер төркеме күршеләребез якын Карткисәк авылында концерт куйдылар. Дәртле баян, моңлы җырлар тыңлап, җитез биюләр карап, Карткисәк авыл халкы кулларын жәлләми артистларыбызга чәбекләде. Рәхмәт тамашачыбызга. Бәйрәмнәр белән тәбриклибез.
Back to Top