ФОРУМ ЖЕНЩИН
«Татар гаиләсе. Кичә. Бүген. Иртәгә». Әнә шундый исем астында Ульяновск өлкәсендә татар хатын-кызларының чираттагы Форумы узды. Аны төбәкнең татар милли мәдәни-автономиясе, өлкә мөфтияте һәм “Сембер” эшмәкәрләр клубы бергәләп оештырдылар. Форумда һәртөрле остаханәләр, түгәрәк өстәлләр узуы һәм күргәзмәләр күрсәтү дә оештыручыларның отышлы алымы иде. Әлеге җыенда яңгыраган кайбер фикер-тәкъдимнәрне үз хәбәрчебез Рамис Сафин тыңлап кайтты.