Проект “Халкым мирасы~Наследие народа“

Шәңгәлче мәдәният йортында татар авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авыл үзэшчәннәре тырышлыгы белән “Халкым мирасы» дип исемләнгән татар халкының этно-сәнгать иҗатын һәм һөнәрен торгызу, саклау һәм үстерү, буыннан-буынга күчерү буенча иҗади проект-лаборатория узды. Фойеда авыл тормышын, көнкүрешен, чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә, ә тамаша залында күмәк Сабантуйга бирнә(бүләк) җыю күренеше тәкъдим ителде.
Back to Top