Рифат Даутов бер минутлык тынлык белән искә алынды

Башкорт җырчысы Минзәлә Яхина Баймактагы протестлардан соң тоткарланган һәм билгесез сәбәпләр аркасында һәлак булган Рифат Даутовны бер минутлык тынлык белән искә алды. Исегезгә төшерәбез: Баймактагы протестлардан соң Башкортстанда 50ләп кешегә җинаять эше ачылды (кайбер медиалар 54 кеше дип яза). Тоткарланган кешеләрнең берсе Рифат Даутов иде. 25 гыйнварда тоткарланганнан соң ул билгесез сәбәпләр аркасында һәлак булды. Аны 6 февраль көнне генә ОМОН һәм полиция контролендә җирләделәр. Баймактагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсыновны 4 елга төрмәгә утырту карары чыгарылганнан соң башланды. Алсынов өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде. Фаил гаебен танымый. Безнең каналга язылыгыз: https:
Back to Top