Альмирчику годик .

Бер яшь тулды бүген, туган көнең. Гомереңнең тәүге бәйрәме. Алда әле күп бәхетле көннәр, Шатлык тулы еллар сәйләне. Исемеңне назлап һәм иркәләп, Куштык,улым, Альмир, дип сөеп. Бәхетле бул, балам, тәүфикълы бул, Гомерләрең озын булсын дип. Туган көнең белән котлап улым, Телибез сиңа изге теләкләр. Һәрчак булсын ап-ак синең юлың, Кабул ит син бүген бүләкләр!
Back to Top