Алинә Хәбибуллина — Сурәт

Яшь шагыйрьләрнең иҗатын барлауны дәвам итәбез. Бу юлы Алинә Хәбибуллинаның наз тулы мәхәббәт лирикасы белән илһамландык. Ә видеоның героинясы — Тинчурин театрының яшь актрисасы Әдилә Хәсәнова. Бик хисле булган, шулай бит? ___ Сурәтлә син болыт күбекләрен Мендәр итеп күктән йөгерүем. Сизмим, димә, ал буяуга мангач, Зәңгәр күкнең нурга төренүен. Теленүен күкнең, галәм ярып, Калса әгәр ак бит тынлыкта. Теләгән бар буяуларны сайла: Бу жир шары - синең коллыкта. Таплар булып читкә тамган төсләр Илһам өреп бу жир йөзен ярса иде... Ә син яса. Киң бәхеттән тын кысылып, Ихлас көлә торган итеп яса мине. Иске фотосурәт кебек бу жәйнең дә Төсе уңар, эрер йолдызлары. Хушлашканда (ә аңарсыз булмас) Тетрәндерер ачы жан сызлавы.. Юк, кайгырма һәм борчылма, чөнки Киң офыклар дәшәр ымсындырып. Якты буяуларың кызганмассың, Юллаганда хәбәр, юксындырып. Һәм китәрсең. Алда мәңге уңмас, Сызландырмас сурәтләрең бардыр. Яшәү төсен алдың, ләкин, зинһар, Ихлас көлгән рәсемемне калдыр. Көлә белгән мине, зинһар, калдыр.
Back to Top