Ярат ле мине_Халис_Ширмн
***
Ярат әле мине!
Беркемне дә болай яратмаган кебек,
Елый-елый,
Көлә-көлә
Ярат әле мине...
Беркемгә дә ихлас әйтә алмаганны –
Серләреңне,
сүзләреңне
Сөйлә әле миңа...
Күрәсең бит, синең назларыңа
Мин дә өзелеп
Җавап биргәнемне...
Ике гашыйк –
Ике җүләр бергә очрашсын да,
Дөнья купсын күчәреннән!
Һәм әйтсеннәр: “Алар исергән бит
Соңга калган сөю хисләреннән!”...
Көтеп алган сөю хисләреннән...
Халисә Ширмән