Резеда Гобәева – Битлек / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Битлекләрсез туа кеше бу дөньяга. Чиста уйлар, ачык йөзе белән туа, Бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча, Тик хакыйкать эзләп кеше юлга чыга... Тик шул юлда, әллә үзен югалтамы, Әллә йөзен югалтамы - әйтү кыен... Курыкмыйча, хакыйкать дип чыккан юлы, Уен гына булып чыга, бары уен... Җаны белән каршы килгән ят уенда Үз урынын таба кеше, үз битлеген, Рәхәтләнеп уйный башлый, көлә, елый... Онытылып уйный һәм онытып кемлеген... Битлекләрне берәм-берәм алыштыра, Тезә бара көзге асты тартмасына... Битлекләрсез ул урамга чыкмый инде, Битлекләрсез дөнья аны бик ятсына... Изгелекне күрсәтмәстәй битлекләр бар, Бар битлекләр явызлыкны каплап торган... Мәхәббәтне яшерүче битлекләр бар, Бар битлекләр ялгышлардан саклап калган... Көзге генә белә бугай бар сереңне, Көзге генә күрә синең чын йөзеңне... Тик хакыйкать эзләп чыккан олы юлда Кими калу мөмкин түгел битлегеңне... Оператор һәм монтаж остасы – Рафис Нуруллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top