ПОДКАСТ / Димәк / Хиджама / Тимур Әхмәтьянов / Нетрадиционная медицина

Яңа подкастның чираттагы чыгарылышы! Димәк, бүген без «Хиджама Сунна» клиникалары хуҗасы Тимур Әхмәтьянов белән хиджама турында сөйләшәбез. Нәрсә ул хиджама? Рамазан аенда аны ясатырга ярыймы? Ике көндә хиджама ясарга өйрәнеп буламы? Бу һәм башка сорауларга җавапларны яңа подкастта эзләгез! Әлеге «Димәк» дип аталган подкаст кысаларында без төрле һөнәр кешеләрен чакырып, аларга үзәнчелекле, актуаль, кызыклы, бәлки нәкъ менә сез сорарга кыенсынып йөргән сорауларны бирәбез. 0:00 Димәк 0:27 Тимур Әхмәтҗанов – «Хиджама Сунна» клиникалары хуҗасы 1:41 Кайчаннан башлап хиджама ярдәмендә кешеләрне дәвалыйсыз? Моңа нәрсә этәргеч булды? 2:16 Хиджама кую өчен кайда укырга, нинди курслар узарга кирәк? 2:50 Ике көндә хиджама ясарга өйрәнеп буламы? 3:27 Ни өчен нәкъ менә соңгы елларда хиджама аеруча популярлашты? 4:47 Хиджама ясатыр алдыннан ниләр эшләргә кирәк? Кагыйдәләре бармы? 7:12 Ясатканнан соң ничә көннән мунчага, душка керергә ярый? 8:00 Хиджаманы көннең кайсы яртысында ясау иң яхшысы? 10:24 Ясарга ярамый торган көннәр бармы? 11:56 Ничә яшьтән хиджама ясатырга ярый? 13:57 Хиджаманың файдасы нидән гыйбәрәт? Хиджама ясатып, нинди авыруларны дәвалап була? 16:09 Хиджама бала табарга ярдәм итә? 19:32 Хиджаманы елга ничә тапкыр ясатырга ярый? 20:48 Кыскача, нәрсә ул хиджама? 22:10 Чеховның хиджама турында әсәре турында 25:46 Хиджама өчен банкалар турында 27:01 Бер процедура ничә сум тора? 27:22 Рамазан аенда хиджама ясатырга ярыймы? 31:16 Хиджаманы «атласка» карап куялармы? 33:59 Киңәшләр
Back to Top