Памяти супруги Минтимера Шаймиева Сакине ханым. Сәкинә Шәймиеваның якты истәлегенә багышлана

16 ноябрьдә Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның вафатына бер ел. Шушы 365 көн эчендә аның безнең тормышны биләве кимеде һәм хәтеребез башка йөзләр, хис-кичерешләр белән тулыланды дип әйтә алмыйм. Киресенчә, Беренче Президентның хәләл җефетен белгән кешеләр (ә алар бик күп, бөтен республика дип әйтерлек) аны ешрак искә төшерә кебек, миңа шулай тоела. Һәрхәлдә, үземдә һәм якыннарымда шундый тойгы бар. Минтимер Шәриповичны күргәндә, фото һәм видеокадрлар күзгә чалынганда бу бигрәк тә сизелә. Татарстанның иң танылган пары фотосурәтләре фонында матур җыр белән клип юкка гына тиз арада социаль челтәрләрдә таралмагандыр.
Back to Top