Урал Ибатуллин - Туй кулдаге

Туй күлмәге ак ефәктән, Кызлар — гүя аккошлар. Аклык бит ул, сафлык бит ул, Яусын, әйдә, алкышлар! Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Ак күлмәкләр, ак теләкләр Туйда гомер-гомердән. Туй күлмәге кигән кызның Урыны була гел түрдән. Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Бәхет бит ул, шатлык бит ул, Туй күлмәге киюе. — Иркәм, — диеп, — ярым, — диеп, Онытылып сөюе. Туй күлмәге кигән кыздан
Back to Top