Байлар Сабасында бирн ыю.

Байлар Сабасында Сабантуйга бирнә-бүләк җыю бүген дә дәвам итә. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр елдагыча күңелле итеп, милли киемнәрдән урамнарга гармун моңнарын, халкыбыз җырларын яңгыратып бәйрәм рухы тарата. Бикет, Октябрь, Ленин урамнарында яшәүчеләр яхшы теләкләрен җиткереп аларга Сабантуй мәйданында уеннарда, спорт ярышларында катнашачак уенчыларга дип бирнә тапшыра. Һәркемнең күңеле шат, һәркем бу матур йоланы көтеп ала. Тормышларыбыз мул, ил-көннәребезгә тынычлык бирсен Аллаһы Тәгалә.
Back to Top