ЧЫГАРЫЛЫШ - 2023

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз! Мәктәп сезгә тиешле белем һәм тәрбия биреп кенә калмады, шулай ук шәхес булып үсәргә, талантларыгызны, сәләтләрегезне ачарга ярдәм итте. Хәзер сез киләчәккә зур планнар корып, олы тормышка аяк басу юлында торасыз. Һәрберегезгә үз юлыгызны табарга, куйган максатларга ирешергә язсын. Яшьлек елларыгызның кадерен белеп, зур тормышны матур итеп үтегез. Кем кенә булсагыз да, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсәгез дә туган мәктәбегезне, белем биргән укытучыларыгызны, дусларыгызны онытмагыз. Хәерле юллар сезгә!
Back to Top