Су буеннан энкэй кайтып килэ.

Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Чәчләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына. Хәтерлиме әнкәй күпме еллар Шушы сукмаклардан узганын? Эзләп төште микән сагынып ул Чишмәдән су алган кыз чагын?.. Шул чакларга алып китәр сыман — Атлар уйнап чаба үзәннән. Туган җирләр әнкәй белән бергә Бик үзгәргән инде, үзгәргән.
Back to Top