Искндр Биктаиров

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән интервьюдан өзек 👇 – Хәзер кешеләргә озын көйләр кирәк түгел бит, күңел ача торган җырлар гына тыңлыйлар! Барысына да шоу-бизнес кирәк! Озын җыр белән сузма әле дип, концерт оештыручы режиссёрлары да әйтеп тора! Барысына да дәртле җыр кирәк. Әлбәттә, андый җырларым да бик күп. Тамашачы белән милли җырлар аша аралашырга кирәк. Халык көйләрен тупламыйча булмый! Бүгенге көндә дә берничә халык җыры таптым, алар чиратта тора. Аннары элеккеге җырларны заманлаштырып җырлауга да уңай карыйм. Милли тембрың, сөйләмең белән күтәреп чыга ала аласың икән, димәк, булдырасың! Татар эстрадасында шоу эшләр алдыннан, милләт дигән төшенчәне онытмасыннар иде. Безнең бурычыбыз – татар милләтен саклау! – Сезне концертлар белән бөтен җирдә дә көтәләрдер инде? – Көтә, ди, орып бирәләр! Хәтта сабантуйларга да эләгеп булмый. Үзең тыкшына башласаң, сезне яхшы беләбез, җавап бирербез дип әйтәләр дә, ахырда бер кырыйда торып каласың. Район сабан туйларына да эләккәнем юк.
Back to Top