Мамадыш районы әкрен генә туристик үзәккә әйләнеп бара.
«1001 ләззәт» туры, «Кирмән җыены». Соңгысы узган елны бик күп халыкны җәлеп иткән иде. Ә быелгысы тагын да масштаблырак булырга тиеш булса да, коронавирус үз төзәтмәләрен кертте. Шулай да чикләүләр бетерелү белән, кечкенә генә составта булса да, «Ак калфаклылар» борынгы Кирмәнчек җире, Изгеләр чишмәсендә булып кайтты.