“Язмыш микән безне очраштырды...“ Әнгам Атнабаев
Язмыш микән безне очраштырды, —
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Берсен-берсе табып күреште.
Мин барлыгын син бит белми идең,
Син барлыгын мин дә белмәдем;
“Яратам“ дип миңа әйтмәдең син,
Мин дә сиңа “сөям“ димәдем.
Үз юлыңнан кабат китеп бардың,
Дәвам иттем мин дә юлымны;
Саубуллашкан чакта кыялмадым
Кысарга да хәтта кулыңны.
Ә йөрәктә нидер торып калды:
Сүнәр очкын,янар ут микән?
Очрашырга сүз дә куешмадык,
Очрашырбыз микән,юк микән?