Теге атнаны корт ясадык, инде гбдия пешерск т була.
Теге атнаны корт ясадык, инде гөбәдия пешерсәк тә була. Килешәсезме?
⠀
Гөбәдия - иң танылган татар ашларының берсе. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен.
Мин гөбәдияне бары тик авыл корты, авыл мае белән пешерәм. Гаиләбездә аңа битараф булган кеше юк. Балалар, оныклар кайтырга чыксалар да, гөбәдия пешерми калган чаклар сирәктер ул.
⠀
Гөбәдияне яратмаган кеше, аның тәмлесен ашап карамаган. Шул гына. Чыннан да, нинди хикмәте бардыр, бу ризык башкаларга караганда бигрәк тә, төрле кешедә төрлечә килеп чыга. Рецептлары да аерыла.
⠀
Ничек кенә булмасын, татар халкының табын күрке булган милли ризыкларның берсе ул. Аны төче камырдан да, ачы камырдан да, ит белән дә, җиләк-җимеш белән дә ясыйлар.
⠀
📝Рецептын язып аласызмы?
d - 25-28 см. булган таба өчен.
⠀
Камыры:
0,5 чашка кефир
0,5 чәй калагы тоз
0,5 чәй калагы сода
2 кашык атлан май
1,5 чашка он*
* бу күләм камырны җәйгәндә кулланасы он белән бергә.
⬇️
1. Камырны басабыз да, каплап куябыз. Үзләнә тора.
2. 2 чашка туңдырып өретелгән кортка