Салават Фатхетдинов - Ялгыз хатын

Салават Фатхетдинов 8 сезон Текст Ялгыз хатын — ялгыз каен, Өзгәли көзне җилләр. Яфраклар иртә саргайган, Әллә чит туган җирләр… Сыгылсаң да, сына күрмә — Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле. Ялгыз хатын — ялгыз каен, Ялгыз булу кыендыр. Янында бит сөйгәне юк, Әй, Ходаем, сыендыр. Сыгылсаң да, сына күрмә — Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле. Елар чакта емаясың, Яшисең әрнеп-көеп. Көтәсең бердән-береңне — Сүнмәгән соңгы өмет. Сыгылсаң да, сына күрмә — Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле.
Back to Top