Азат Фазлыев сйлгннрдн

Азат Фазлыев сөйләгәннәрдән: “Улларым кызны нык яраталар. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле. Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты. – Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә? – Планда бар иде. – Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм“, - дип белдергән Аяз.
Back to Top