ДАМИР ЮСУПОВ - ГЕРОЙ РОССИИ

Атнаның иң күп сөйләнгән, иң күп игтибарны җәлеп иткән вакыйгасы - ул әлбәттә, Мәскәү өлкәсендә самолетның авария хәлендә җиргә төшеп утыруы һәм экипажның пассажирларның гомерен саклап калырдай гамәле. Алар бүген - горурлык үрнәге. Соклану, рәхмәт сүзләре һәм теләкләр миллионлап ява. Экипаж җитәкчесе, беренче пилот - милләттәшебез Дамир Йосыпов. Аны бу атнада “оча торган татар“, “татарның да татары“ дип атарга өлгерделәр инде. Гәрчә, ул үзен батыр дип санамый да.
Back to Top